Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре волонтерлык акцияләрендә актив катнаша

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Ел саен Россиядә «Язгы игелек атнасы» акциясе үткәрелә. Әлеге акциянең төп максаты – ирекле эшчәнлек идеясе. Бу акциягә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды.

«Язгы игелек атнасы» программасында төрле чаралар үткәрелде. Учреждение хезмәткәрләре өмә һәм генераль җыештыру оештырдылар. Моннан тыш, интернат-йортта яшәүчеләр «Игелекле эшләр эстафетасы» хәйрия акциясе кысаларында мунча өчен утын әзерләделәр.

Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясенә кушылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 15 апрельдән «Чиста йорт – чиста ишегалды» дигән хәйрия акциясе старт алды.

Акция кысаларында белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр ветераннарга йортта тәртип урнаштыру һәм көнкүреш шартларын яхшырту, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, чүп-чар җыештыру буенча ярдәм итәләр.

Өлкәннәр һәрвакыт ярдәмне шатланып кабул итәләр, кунакчыл каршы алалар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International