27 апрельдә Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында «Прививка ясагыз һәм сәламәт булыгыз!» дигән түгәрәк өстәл узды. Чараның төп максаты – йогышлы авыруларны кисәтү чарасы буларак прививкалар турында белем дәрәҗәсен күтәрү иде.
Чарада Кукмара район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәнис улы Фәйзуллин, ветераннар советы рәисе Валентин Константинович Иванов, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Абдулла улы Нигъмәтҗанов катнаштылар. Алар аңлаешлы формада шәхси тормыштан уңай мисаллар белән прививка ясау кампаниясенең мөһимлеге турында сөйләделәр.