Азнакайда өлкән сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе узды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә «Мәгариф. Карьера – 2021» дигән Азнакай районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлешле чара узган.

Ярминкәгә Татарстан Республикасының 30 урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениесе чакырылган иде. Чара шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылды. Югары сыйныф укучылары алдында Азнакай муниципаль районы башлыгы М. Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Т. Һадиев чыгыш ясады. Үз чыгышларында алар һөнәрнең нигезле сайлануы, белем бирүнең сыйфатлы дәрәҗәсе һөнәри юлның уңышлылыгының нигезе, дип билгеләп үттеләр.

Уку йортлары вәкилләре укучыларны белгечлек, әзерлек юнәлешләре, кабул итү шартлары белән таныштырдылар. Чыгышлар концерт номерлары, презентацияләр һәм видеороликлар белән үрелеп барды.

Өлкән сыйныф укучыларына шулай ук һөнәри өстенлек бирү һәм уку юнәлешен сайлау максатыннан экспресс-тест үтү мөмкинлеге дә бирелде.

Ярминкәгә тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныфлардан 800дән артык укучы килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International