Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Ветеранга елмаю бүләк ит» акциясендә катнаша

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре тарафыннан «Ветеранга елмаю бүләк ит» акциясе үткәрелде, аның барышында тыл хезмәтчәннәренә Азнакай шәһәре  «Зәңгәр» мәчет волонтерларыннан татлы бүләк җыелмалары тапшырылды.

Акция өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерларның эш формалары буларак социаль остазлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннары мондый татлы күчтәнәч алуга бик шат булдылар һәм волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен сорадылар: «Мондый аралашу, игътибар һәм җылылык безнең өчен бик мөһим. Безне онытмаганыгыз өчен һәм хөрмәт итүегез өчен рәхмәт».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International