«Перекресток» үзәге карамагындагылар белән «Минем туган ягым» дигән викторина үткәрелде

2021 елның 23 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» социаль адаптация үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән «Минем туган ягым» дигән викторина үткәрелде.

Викторина сораулары биш блокка бүленгән иде: «Гомуми белем өлкәсе», «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбияты», «Татарстан географиясе», «Милли традицияләр». Чарада катнашучылар «Йолдыз» һәм «Эрудитлар» командаларына бүленде. Социаль хезмәт алучылар үзләренең эрудицияләрен һәм кызыксынучанлыгын күрсәттеләр һәм сорауларга энтузиазм белән җавап бирделәр.

Һәр дөрес җавап өчен командага балл исәпләнде. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүне «Йолдыз» командасы яулады. Викторина кызыклы үтте. Катнашучылар сорауларга дөрес җавап бирделәр, үз белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International