Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне алдыннан шигъри кичәләр оештыралар.
23 апрель көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тукай исән!» чарасы узды.
Дәрес тәрбияләнүчеләрне татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруга, актерлык осталыгын үстерүгә һәм патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышыннан вакыйгаларны, Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерделәр, «Су анасы» әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар, тарак ясадылар һәм бизәделәр.
Шул ук көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шигырь сөючеләр тәрбияче Гаязетдинова Р.Р. җитәкчелегендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чара балаларның эмоциональ һәм эстетик үсешенә ярдәм итте.
Интернат-йортта яшәүчеләрнең берсе – шагыйрә Гәрәева Лилия. Ул рус һәм татар телләрендә искиткеч шигырьләр яза. Лилия үзенең иҗаты белән уртаклашты, өлкәннәр аны бик теләп тыңладылар.
7 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган концерт белән булдылар. Балалар татар һәм рус телләрендә җырлар укыдылар һәм җырладылар. Шулай ук балалар социаль хезмәтләр алучылар белән бергә әкиятләр һәм шигырьләрдән өзекләр дә әйттеләр.
