Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар столяр остаханәсендә хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә агачны яндырып бизәк әйберләр ясау техникасын үзләштергәннәр.
Бу технология вак моторика үсешенә ярдәм итә, максатчанлыкны тәрбияли.
Балалар агачны яндыручы (выжигатель) нәрсә икәнлеген һәм аның белән ничек эшләргә кирәклеген белделәр. Алга таба, иҗатның шундый төрен үзләштереп, балалар үз өйләре өчен матур һәм уникаль декор элементлары булдыра алачак.