Тула һәм Орехово-Зуево психоневрология интернатлары Алабуга интернат-йорты өчен онлайн-концерт күрсәтте

2021 елның 23 апреле, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Орехово-Зуево һәм Тула шәһәрләренең психоневрологик интернатлары иҗат коллективларының онлайн-концертын тамаша кылды.

Артистлар «Ой, то не вечер, то не вечер», «Ой, цветет калина», Тула гимны, «Мэри Поппинс» фильмыннан «Леди Совершенство», «Дорогою добра» һ.б. өстәл җырларын, такмаклар башкардылар, халыкны күтәренке кәеф белән сөендерделәр.

Орехово-Зуево шәһәреннән халык уен кораллары ансамбле чыгышы зур тәэсир калдырды. Балалар музыкаль әсәрләрне башкардылар.

«Без сезгә йөрәк җылысын бүләк итәбез, сезгә тыныч күк йөзе, якты кояш телибез. Чыгыш ясарга һәм үз талантларыңны күрсәтергә курыкмагыз», – диделәр очрашуда катнашучылар чыгыш ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International