Минзәлә районы балалары конфликтларны хәл итәргә өйрәнделәр

2021 елның 23 апреле, җомга

Балигъ булмаган хокук бозучыларны психологик тикшерү һәм аларны психологик коррекцияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Бочкарева Евгения 22 апрельдә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары» дигән тренинг үткәрде.

Тренингның максаты – катнашучыларның конфликтлы хәлләре турында күзаллауларын ачыклау.

Яшүсмерләр «Дискуссия», «Урыннар белән алмашыгыз», «Конфликт турында минем күзаллавым» күнегүләрендә актив катнаштылар, төрле ситуацияләрне анализладылар, баш мие штурмында катнаштылар.

Тренинг барышында балалар конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юлларын өйрәнделәр. Киләсе дәрес май аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International