22 нче апрель көнне «Гаиләм даирәсендә» дигән клуб кысаларында «Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» дигән җаваплы ата-ана формалаштыру программасы буенча Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Кудряшова Наталья тарафыннан ата-аналар, социаль хезмәт алучылар белән «Аңлы, җаваплы ата-ана – киләчәккә караш» дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде.
Ата-аналарны балаларның үз-үзләрен тотышы бозылулары белән таныштырдылар. Белгечләр ата-аналарга мондый тәртип бозуларга җавап бирү юлларын билгеләргә ярдәм итте.
Шулай ук барысы бергә «Хат» психологик күнегүендә катнаштылар: үз-үзләренә хат язып, җавап кайтарырга тырыштылар.
Дәрестә «Без – ата-ана» дип исемләнгән өстәл уены кулланылды. Әти-әниләр бик теләп күнегүләр ясадылар, балалар тәрбияләүдә үз проблемалары турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге уен ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.
Дәрес ахырында ата-аналар өй биреме алдылар, анда үз баласының үз-үзен тотышын бозу очракларын билгеләп үтәргә кирәк иде.