Европа иммунизация атнасы алдыннан һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы буенча Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре, Зәй районы һәм Зәй шәһәре, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре, Сарман районы буенча баш дәүләт санитар табиб урынбасары Ринат Миннул улы Насыйбуллин белән мәгълүмати очрашу узган.
Әңгәмә барышында Ринат Миннулович катнашучыларга Зәй муниципаль районында коронавирус белән авырулар буенча хәл, барлык профилактика чараларын үтәү кирәклеге турында хәбәр итте.
Катнашучыларга һәркемнең сәламәтлеге – бөтенесенең сәламәтлеге, шуңа күрә вакцинацияне кичектерергә ярамый, дип искәрттеләр. Пандемияне туктату өчен коллектив иммунитет кирәк, аны бары тик вакцина ярдәмендә генә алырга була. Мәгълүмати очрашу барышында коронавируска каршы вакцинация турында мифлар фаш ителде.