Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр белән семинар-киңәшмә үткәрде

2021 елның 23 апреле, җомга

21 нче апрельдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең һәм районның зур эш бирүчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Усманов Марат Зәкәри улы һәм 30 эш бирүче катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гататдинова Светлана Владимировна семинарда катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районында хезмәт базарындагы хәл, «Работа в России» порталын куллану мөмкинлекләре, персонал сайлау өлешендә хезмәттәшлек формалары, балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эш оештыру, социаль контракт кысаларында эшкә урнаштыру, инвалидларны квоталы эш урыннарына урнаштыру, аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат җиткерде.

РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы «2021 елда юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме турында»гы карары белән расланган яңа дәүләт ярдәме программасында эш бирүчеләрнең катнашуы мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре әлеге дәүләт программасында катнашу шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International