22 апрельдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән «Кешеләр, беркайчан да бу хакта онытмыйк!»
Чара «Изге сугыш» җырын тыңлау һәм «1941 елның 22 июне» видеофильмын карау белән башланып китте.
Дискуссиядән соң тәрбияләнүчеләр «Трагик башлангыч», «Герой-шәһәрләр», «Бөек Ватан сугышы елларында иҗат», «Бөек сугышлар», «Бөек кешеләр», «Мәңгелек хәтер!» исемле 6 турдан торган викторинада катнаштылар. Викторина барышында балалар тарихи фактлар турында белемнәрен күрсәттеләр, герой-пионерлар турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы геройларын искә төшерделәр.