Ел саен 22 апрельдә Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Бу көн кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтә.
Минзәләнең «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җир көненә багышланган тематик бәйрәм узган. Бәйрәм барышында балалар туган табигатькә багышланган экологик викторинада зур кызыксыну белән катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр дидактик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан балалар «Малай һәм җир» дигән танып-белү мультфильмын карадылар һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Мондый чаралар балаларга яңа белемнәр алырга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш алырга ярдәм итә.