«Кайгырту» комплекслы үзәге белгече форумда инклюзив проект тәкъдим итте

2021 елның 23 апреле, җомга

20 апрель көнне Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәге базасында Питрәч муниципаль районының яшьләр инициативалары форумы булып узды. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Лилия Золина экспертларга «Алга адым» инклюзив студиясе» проектын тәкъдим итте.

«Алга адым» инклюзив студиясе» проектында тәкъдим ителгән идея мөмкинлекләре чикле балаларның гадәти балалар белән бер төркемдә аралашуы өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

30 апрельдә иң яхшы проектлар игълан ителәчәк, алар 50 млн сум күләмендә республика грантлар конкурсына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International