Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 22 апрельдә татар халык киеме – калфак тектеләр.
Баш киемнәрен тегәргә балаларга хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова булышты.
Дәрес барышында балалар тукыма төсен, бизәк сайладылар, сувенир ясау буенча барлык операцияләрне эзлекле башкарырга өйрәнделәр. Үз куллары белән тегелгән калфакны балалар энә кадар өчен куллана яки туганнарына сувенир сыйфатында бүләк итә ала.
Белгеч сүзләренә караганда, мондый дәресләр татар халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүгә ярдәм итә.