21 нче апрель көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән видеодәрес узды.
Чара патриотик хисләрне үстерү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында илнең кечкенә сакчылары турында белемнәрне тулыландыру максатыннан үткәрелде. Дәрес тәрбияченең Бөек Ватан сугышы, илнең барлык кешеләренең җиңүгә керткән өлеше турында сөйләвеннән башланды. Аннан соң балалар сугыш геройлары турында видеодәрес карадылар һәм фильм турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Марат Казей, Зинаида Портнова, Николай Бондаренко, Владимир Дубининның батырлыклары турында күбрәк белергә һәм алар турында иптәшләргә сөйләргә теләк белдерделәр.