«Исток-башлангыч» үзәгендә менталь бозулары булган кешеләр белән эшләүдә эрготерапия кулланалар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гыйзитдинова Елена «Эрготерапия» кабинетында дәрес үткәрде.

Әлеге чарада интеллект бозылулары, аутистик спектрның бозылулары булган 18-40 яшьлек 10 кеше катнашты. Тренажерлар (җепләр, шуруплар, суджок һ.б.) кулланып кул функцияләрен үстерү максатына ирешергә була. Бу интеллектуаль һәм сөйләм үсешенә ярдәм итә.

«Эрготерапия» кабинетында булганнан соң, психолог Садыкова З.А. коллективны берләштерүгә, төркемдәге эмоциональ халәтне, катнашучыларның борчу дәрәҗәсен, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән «Шәхси үзенчәлекләрне диагностикалау» тренингында катнашырга тәкъдим итте. Дәрес барышында «Бармак», «Үзең турында иң мөһимне әйт» күнегүләре, шулай ук «Кар патшасы» әкияте буенча рольле уен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International