Нурлатта хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Норлатта хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды, анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов катнашты.

Чара башында семинарда катнашучылар күргәзмә карадылар, анда заманча шәхси саклану чаралары тәкъдим ителгән иде. Мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Алмаз Әхмәтшин: «Семинарның төп максаты – барлык җитәкчеләргә хезмәтне саклау проблемасына җитди игътибар бирү зарурилыгын җиткерү», – дип билгеләп үтте. Рөстәм Вәлиуллов семинарда катнашучыларга җитештерү травматизмын профилактикалау турында мәгълүмат бирде.

Семинар-киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм кайбер предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International