Тәтеш интернат-йортында планлы эвакуация үткәрелде

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

21 нче апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын яки гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәт күрсәтүче персоналның күнекмәләрен камилләштерү максатыннан бинадан эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрелде.

Шартлы рәвештә азык-төлек блогының беренче катында янгын чыга. Инструкция буенча янгын турында сигнал хәбәр ителде, персонал кешеләрне эвакуацияли башлады. Барлыгы 24 өлкән кеше һәм персонал арасыннан 10 кеше эвакуацияләнде. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә бетерелде.

Шулай ук Олы Шәмәк авылы янгын сагы хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде, янгынга китергән яки китерергә мөмкин булган гамәлләр өчен җаваплылык аңлатылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International