Балтач муниципаль районында Кили авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөслимә Гыймран кызы Ганиева 2021 елның 20 апрелендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты, Балтач муниципаль район башлыгы, социаль яклау бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы башланганда Мөслимә Гыймран кызына 10 яшь була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килде. Мөслимә Гыймран кызы пенсиягә кадәр колхозда эшли. Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене гаиләсендә муллыкта яши.