20 апрель көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектында катнашкан Гыйниятуллиннар гаиләсендә булдылар. 2018 елда Гыйниятуллиннар гаиләсе Гыйльфанов Салихҗан Баттал улын үз гаиләсенә кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, сынау проекты «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Проект ялгыз инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яңа гаилә табарга мөмкинлек бирә.
Комплекс үзәге белгечләре өлкән кешене 75 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа озын гомер теләделәр. Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан Баттал улы үзен бик уңайлы хис итә. Аны кайгыртучанлык, игътибар белән карап алдылар, аерым бүлмә дә бүлеп биргәннәр. Салихҗан бабайгаБигрәк тә өйдә бөтен гаилә җыела торган яллар ошый, өлкән балалар килә. Алсу Таһировна һәм аның ире өчен ул әтисен, ә балалар өчен бабасын алыштырган.