Атна саен Яр Чаллы шәһәренең «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге психологик һәм эмоциональ чистарынуга юнәлдерелгән иҗади очрашулар уздыра. Мондый чаралар «Ата-аналар университеты» проекты кысаларында уза.
Мастер-классларда әниләр заманча декоратив дизайн һәм гамәли сәнгать техникасын өйрәнәләр: батик, диптих, квиллинг, пуантилизм, симметрия, киңлектә төзү, декоратив рәсем.
Мастер-классларда катнашучыларның иң яраткан техникаларының берсе – киндердә акрил буяулар белән рәсем ясау. Хатын-кызлар эштә пумала гына түгел, мастихин да кулланалар. Картиналар тере, эмоциональ килеп чыга.
Иҗади дәресләрдә булганда әниләр акварель һәм фломастерлар кебек гадәти материалларга башкача карый башладылар. Беренче карашка, акварель белән рәсем ясау җиңел кебек тоелса да, чынлыкта бу бик катлаулы техника, ул аерым алым куллануны таләп итә.
Проектта катнашучыларның эшләре берничә тапкыр шәһәр күргәзмәләрендә куелган. Мастер-классларда катнашучылар көнкүреш проблемаларыннан ял итәләр.