Азнакай интернат-йортында «ДОН» күп функцияле комплексын кулланалар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч тарафыннан көн саен күп функцияле «ДОН» комплексын кулланып дәресләр үткәрелә.

Ул вак моториканы эшләү өчен заманча җайланма. «ДОН» комплексы гап-гади көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. «Дон» 11 стендтан тора. Алар белән эшләү логик һәм абстракт фикерләүне үстерергә мөмкинлек бирә.

Дәресләрдә учреждение белгечләре өлкәннәрнең җитди максатлар куйуларын, тиешле нәтиҗәгә бөтен көч белән ирешергә тырышуларын күзәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International