Балык Бистәсе районында ветераннарга бүләкләр тапшырылды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре, аның директоры – Шәймиев Тимур Айрат улы, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Балык Бистәсе муниципаль районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Котлаучылар ветераннарга Ватанга фидакарь хезмәт итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Ветераннар игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да тыныч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International