Баулы районы яшүсмерләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

2021 елның 20 апрелендә Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Инза Калугина балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы, полиция лейтенанты Хәбипов Альберт белән берлектә яшүсмерләр өчен лекция үткәрделәр.

Очрашу Поповка авылындагы 3 нче социаль участогында «Синең сайлау» оператив-профилактик чара кысаларында узды. Балалар «Террористик куркынычның өч дәрәҗәсе», «Балигъ булмаганнарны деструктив һәм экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү» темасына лекцияләр тыңладылар.

Чара барышында катнашучыларга «Без терроризмга каршы» һәм «Социаль челтәрдә куркынычсызлык» дигән белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International