2021 нче елның 17 нче апрелендә «Мирный» бизнес-үзәге бинасында Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Вакансияләр маркеты» дигән гомумшәһәр ярминкәсе узды.
«Вакансияләр маркеты»нда гадәттәгечә шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Позис» АҖ, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «АкБарс» ПК ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ һ.б. Үз консультацияләрен Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге белгечләре бирде.
Ярминкәгә 95 кеше килгән, шул исәптән 1 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән граждан. Үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 14 кандидатура оешманың кабат әңгәмәсенә чакырылган иде.
Эш бирүчеләр тарафыннан йөк төяүче, консьерж, урам себерүче, производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, механик җыю эшләре слесаре, суднолар монтажнигы, ветеринария табибы, комплектлаучы, тегүче һ.б. һөнәрләр буенча 105 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәнең максаты – эш эзләүче яки эшне алыштырырга теләүче гражданнарга предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗлары турында мәгълүмат бирү, хезмәт базарындагы хәл турында актуаль мәгълүмат бирү.
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләргә һәм гражданнарга «Вакансияләр маркетында» катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнә.