Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Киләчәкне планлаштырабыз» дигән тренинг үткәрде.
Тренинг барышында катнашучылар планлаштыру һәм үз максатларына эзлекле хәрәкәтнең әһәмиятен билгеләп үттеләр, «Ксенобиология, яки фантастик җан ияләре» психологик уенында катнаштылар. Уен барышында катнашучылар үз персонажлары аша: мин кем? нинди мин? мин нәрсә телим? нәрсә беләм? башкалар мине ничек күрә? нәрсәгә өйрәнергә кирәк? кебек сорауларга җавап бирделәр.
Уен ахырында катнашучылар үз ачышлары белән уртаклаштылар, уен тәҗрибәсен реаль тормышка күчерү мөмкинлеген анализладылар. Психолог сүзләренә караганда, үткәрелгән дәрес шәхеснең адаптив механизмнарын, кооперацияне һәм конкуренцияне үстерүгә ярдәм итте.