Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Е.А. Аладинский катнашында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Туган авылым» милли комплексында «Мишкин дом» дип исемләнгән автор уенчыгы музеена экскурсия оештырганнар.
Музей экспозициясе уникаль мәдәни проект булып тора, ул тарихи экспонатларны һәм автор эшләрен үз эченә ала. Экскурсиядә катнашучылар Россия һәм чит илләрнең танылган мәдәният эшлеклеләренең шәхси коллекцияләреннән экспозицияләрне, танылган кешеләрнең коллекцион уенчыкларын күрделәр, иске телевизорда мультипликацион сюжет карадылар һәм тылсымлы агач янында теләкләрен әйттеләр.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар – гаилә ялын оештыруның яхшы формасы. Шулай ук экскурсияләр балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә этәргеч булып тора.