Буа районында социаль хезмәт алучылар никах кыйммәтләре турында сөйләштеләр

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

«Киләчәк турында кайгырту» программасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Җамалетдинова Дилә Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Сезнең никахка мөнәсәбәтегез?» дигән темага әңгәмә уздырды.

Дәреснең максаты – студентларның гаилә һәм никахка мөнәсәбәтенә тәэсир итә торган факторларны ачыклау һәм анализлау.

Кызлар лекция тыңладылар, анда лектор «гаилә», «гражданлык никахы» һәм «никах мөнәсәбәтләре» төшенчәләренең асылын ачты. Никах мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйләштеләр. Аннары кызлар тест үтәделәр, ул хатын-кызлар һәм ир-атлар мөнәсәбәтләрендә нәрсә мөһим икәнлеген билгеләргә ярдәм итте.

Оештыручы фикеренчә, әлеге чара яшьләрнең теркәлмәгән никахларның тискәре нәтиҗәләре турында күзаллауларын киңәйтүдә ярдәм итә, гаилә һәм никах турындагы законнарны аңлауга, шәхес хокукларын хөрмәт итүгә этәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International