Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлар булган кешеләр өчен көндезге эш кабинетында психолог Галина Артеполихина. В.Г. Тимирясов ис. Казан инновация университеты студентлары белән бергә Чернобыль АЭСындагы авариянең 35 еллыгына багышланган кинотренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Студентлар «26 апрель – Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне» дигән презентация күрсәттеләр. Аннары психолог Чернобыль АЭСын төзү тарихы, Припять шәһәре, шулай ук дүртенче энергоблокта булган хәлләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар бер-берсе белән кичерешләр һәм хикәяләр белән уртаклаштылар.