Тәтеш интернат-йортында деменцияне профилактикалау буенча дәресләр уздыралар

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Могҗизалы төймә» технологиясе уңышлы кулланыла.

Әлеге эшнең максаты – өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларда вак моторика ярдәмендә деменцияне кисәтү һәм организмның когнитив сәләтенә һәм сәламәтлегенә уңай йогынты ясау.

Өлкән кешеләрдә вак моториканы үстерү яки саклау проблемаларын хәл итү өчен психолог Наталья Самаркина даими рәвештә кече төркемнәрдә яки индивидуаль дәресләр үткәрә, аларда өлкән яшьтәге кешеләр төймә кулланып коррекция һәм дидактик күнегүләрне бик теләп башкаралар. Төймәләрнең төрлелеге психологка аларны коррекция һәм үсеш буенча эшләү өчен кулланырга мөмкинлек бирә:

- психомоторика (мимика, кул моторикасы, хәрәкәтләрне координацияләү);

- сенсорика өлкәсе;

- эмоциональ өлкә (релаксацион йогынты);

- игътибарлык.

Тернәкләнүчеләрнең функциональ сәләтләрен яхшырту динамикасын мониторинглау барышында сизелерлек яхшыру күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International