«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы бала бармак театры буенча мастер-класс күрсәтте

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Мөхәммәт Галимовның әнисе «Бармак театры өчен уенчыкларны ничек бәйләргә» дигән темага мастер-класс үткәргән. Дәрес башында ул аккош бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Мөхәммәд әкиятләрне бик ярата, чара ахырында ул «Казлар–аккошлар» әкияте буенча бармак театры күрсәтте. Балалар тамаша карадылар һәм яшь артистны көчле алкышладылар. Дәрестә катнашучылар үзләрен әкият персонажлары ролендә, шулай ук курчакчылар ролендә сынап карый алдылар.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, ата-аналар, балалар һәм белгечләр өчен мастер-класслар оештыру өй шартларында бармак театрын әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International