Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр танып-белү уенында катнаштылар

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Поле чудес» уены узды. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Уенны алып баручы, хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова, барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде, уенчыларны бирем белән таныштырды һәм аларга уңышлар теләде.

Уенның темасы – татар халык шагыйре Габдулла Тукайның биографиясе. Беренче турда Илүс Корбангалиев җиңү яулады, икенче һәм өченче турларда Наилә Саттарова һәм Нәсимә Карамова җиңде. Финалда һәм супер-уенда Илүс Корбангалиев алдынгы булып чыкты.

Чара барышында Г.Тукай шигырьләре һәм аның шигырьләре язылган җырлар яңгырады. Социаль хезмәт алучылар вакытны күңелле үткәрделәр һәм яңа белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International