19 нчы апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бармак гимнастикасы» дигән чираттагы дәрес узды.
Бармак гимнастикасы хәрәкәт активлыгын арттыра, кулларның тактиль сизгерлеген кире кайтарырга, үзмассаж элементларын үзләштерергә ярдәм итә.
Өлкән яшьтә вак моторика белән аеруча шөгыльләнергә кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр хәтер, игътибарлык, фикерләү, хәрәкәтне координацияләү һәм сөйләм белән бәйле проблемаларга юлыга. Вак моторика күнегүләре йогынтысында баш мие ярымшарлары арасындагы багланышлар оптимальләшә, интеллектуаль һәм танып-белү процесслары активлаша.