«Өмет» үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен музейга бару оештырдылар

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

16 нчы апрель көнне Кайбыч районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Кайбыч ягы музее белән берлектә Кайбыч районы оешуның 30 еллыгына багышланган социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырды.

Катнашучыларның очрашуы музей буйлап экскурсиядән башланды, анда экскурсоводлар район тарихы турында сөйләделәр һәм Кайбыч районы флорасы һәм фаунасы экспонатларын күрсәттеләр. «Өмет» комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологы чарада катнашучылар белән «Бәхет чәчәге» дигән кул хезмәте дәресе һәм ата-аналар өчен «Без бергә бәхетле» дигән психологик тренинг оештырдылар. Чара татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган мультипликацион фильмнар карау белән тәмамланды.

Мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларга социаль адаптациядә кыенлыкларны җиңәргә, ата-аналар һәм балалар арасындагы үзара аңлашуны актуальләштерергә, шулай ук бик күп тәэсирләр, белемнәр, күңел күтәренкелеге алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International