Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында Rifton ортопедик ходункиларын кулланып, мөмкинлекләре чикле кеше өчен чираттагы дәрес үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучыга әлеге тернәкләндерү чарасыннан ничек дөрес файдаланырга өйрәттеләр.
Мортазин Илья – инсульт кичергән 1 төркем инвалид. Яшәүче үзе утыра, йөри алмый, тулысынча ятып тора иде. Ләкин бүгенге көндә мондый даими тернәкләндерү чарасы белән шөгыльләнү аркасында ул инвалид коляскасында мөстәкыйль йөрергә һәм саф һавага чыгарга өйрәнде.
Өлкән шәфкать туташы билгеләп үткәнчә, югалган сәләтләрне торгызу өчен мондый шөгыльләрнең даими булуы мөһим. ТСР аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучы тормышын җиңеләйтә, аларга киңлектә мөстәкыйль хәрәкәт итәргә ярдәм итә, шул рәвешле, чит ярдәмгә бәйле булмаска булыша.