«Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча хезмәт алучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр үткәрәләр. Мондый чаралардан соң вакцинацияләү узарга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара.
Лашман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Г. М. Мөхәммәтшин да прививка ясарга теләк белдерде. 96 яшьлек ветеран вакцинацияләүне җиңел кичерде һәм үзен яхшы хис итә.