«Өлкән яшьтә компьютер белеме» программасы кысаларында Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уку дәресләре дәвам итә. Анда социаль хезмәтләр алучылар компьютерда эшләү күнекмәләрен ала.
Компьютер грамоталылыгына өйрәнү өлкәннәрнең социальләшүенә ярдәм итә, аларның танып-белү активлыгын стимуллаштыра һәм мәгълүмати компетентлыкны арттыра. Компьютер сыйныфында шөгыльләнү аларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, заманча тормыш шартларына тизрәк җайлашырга, үз көчләренә ышаныч табарга һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга булыша.