«Балкыш» үзәге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең күчмә дәресен үткәрде

2021 елның 16 апреле, җомга

Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе оештырылган. Мәктәптә социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнары өчен укулар үткәрелә.

14 апрель көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Олы Шыңар авылына чыгып, авыр хәлдәге гражданнарны караган туганнар өчен дәрес үткәрде. Теоретик өлештән соң практик өлеш булды, аның барышында кече тернәкләндерүнең техник чаралары кулланылды.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә уку авыруларны карау эшен җиңеләйтергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International