«Яңарыш» үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия уздырдылар

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген «Пуговка» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алар безнең үзәктә эшли» дигән экскурсия-әңгәмә узды.

Чара барышында балалар учреждениедә эшләүче белгечләрнең һөнәрләре, аларның вазыйфаи бурычлары һәм махсус инвентарь белән таныштылар, аларның эш урыннарында булдылар. Уен-презентация һәм табышмаклар һөнәрләр турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.

Мондый чаралар балаларны өлкәннәр эшчәнлеге белән табигый шартларда таныштыру мөмкинлеге бирә һәм аларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында конкрет күзаллаулар формалаштыруны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International