Буа интернат-йортында «Пертра» җыелмасын кулланалар

2021 елның 16 апреле, җомга

16 апрель көнне Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова «Пертра» психолог җыелмасын кулланып коррекция-үсеш бирүче дәрес үткәрде.

Социаль хезмәтләр алучылар психолог дәресләренә бик теләп йөриләр, алар индивидуаль формада һәм төркемле рәвештә үткәрелә. Интернат-йортта алып барыла торган коррекция-үсеш бирүче эш сенсор күнекмәләрен формалаштыруга, күрү һәм ишетү хәтерен үстерүгә коррекция ясауга, социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International