Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле категория инвалидлар арасында пинг-понг буенча мини-чемпионат узды. Ярышның инициаторы – адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, учреждениедә өстәл спорт уеннары һәм спортның адаптив төрләре актив кулланыла. Пинг-понг искәрмә түгел. Дәресләр спортчыларның физик һәм психологик сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар грамоталар белән бүләкләнде. Мини-чемпионатта катнашучыларның барысы да дипломнар алдылар.