Зәйнең мәшгульлек үзәге уку йортларын тәмамлаучылар белән эшләүне дәвам итә

2021 елның 16 апреле, җомга

15 нче апрель көнне Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Зәй политехник көллияте студентлары белән мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрде. Чараның максаты – студентларга мәгълүмат бирү һәм эшкә урнашырга теләүчеләрне «Россиядә эш» порталында теркәү.

Тиздән бу студентлар хезмәт базарына яшь белгечләр сыйфатында чыгачак. Мәшгульлек үзәге хезмәткәре чыгарылыш курс яшьләренә эш эзләү ысуллары, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, көллият укучылары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәтләре, 2021 елда популяр һөнәрләр, территориаль бүлекнең мәгълүматлар базасында булган вакансияләр турында да белделәр.

Мондый очрашулар урта һөнәри белем бирү студентларының игътибарын ышанычлы мәгълүмат чыганагына – «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасына җәлеп итәргә ярдәм итә. Политехник колледж укучылары мәгълүматны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Очрашуда барлыгы 80 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International