«Кайгырту» комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен концертлар оештыра

2021 елның 16 апреле, җомга

14 нче апрель көнне Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның иҗат коллективы белән очрашуы булып узды. Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар өчен иҗади осталык бәйрәме оештырылды.

Бу юлы артистлар Илфир Исламов һәм Инсаф Гасыймов кунак булдылар. Алар башкаруында татар һәм рус телләрендә җырлар, юмористик язмалар яңгырады.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә районның иҗат коллективлары белән очрашулар еш уза. Мондый мини-концертлар социаль хезмәтләр алучыларга күңел күтәренкелеге бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International