Идел буе районы мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2021 елның 16 апреле, җомга

13 нче апрельдә Казан шәһәренең Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Чара «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узды.

Эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен 21 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре тәкъдим итте: Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Кварт» АҖ, Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариаты, «Метроэлектротранс» МУП, «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ һ. б.

Чарага 643 кеше килде, шуларның 334е эшкә юллама алды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 147 казанлыга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International