15 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Хезмәтне саклау буенча законнардагы үзгәрешләр һәм предприятиенең хезмәтне саклау белән идарә итү системасын яңа таләпләргә яраклаштыру» темасына республика семинары булып узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты.
Семинар кысаларында хезмәткәрләрнең мәҗбүри беренчел һәм вакытлы медицина тикшерүләрен үткәрү тәртибе, биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр турында фикер алыштылар. Республика оешмаларының һәм предприятиеләренең җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча белгечләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына заманча шәхси саклану чаралары күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.