15 апрель көнне Баулы районының «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында персоналның социаль хезмәт алучыларны ашыгыч эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча күнекмәләрен кабатлау буенча өйрәнү тренировкасы узды. Приют хезмәткәрләреннән төзелгән янгыннарны кисәтү һәм сүндерүдә катнашу өчен ирекле янгын дружинасы төгәл, оператив һәм дөрес эшләде.
Өйрәнүләрдән соң педагоглар приютта тәрбияләнүчеләр белән янгын чыгу сәбәпләре турында аңлату эшләре алып бардылар, ут белән уйнау тормыш өчен куркыныч булуын искәрттеләр. Чарада катнашкан янгын часте хезмәткәрләре янгын вакытында кешеләрне коткару өчен кирәкле техниканы һәм кирәк-яракларны күрсәттеләр.
Шул ук көнне «Су чыганагы» янгын-профилактик операциясе кысаларында янгын гидрантына тикшерү үткәрелде.