Мамадыш интернат-йортында саф һавада хезмәт терапиясе

2021 елның 16 апреле, җомга

Кичә Мамадыш районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өмә узды. Биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр территорияне узган елгы яфраклардан һәм коры үләннән чистарттылар.

Яхшы һава торышы күтәренке кәеф бүләк итте һәм эшкә рухландырды. «Саф һава һәм физик эш – сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы ысулы», – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар өлкәннәр һәм инвалидлар. Алар территорияне җыештыруга зур өлеш керттеләр.

Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы уртак ял коллективны берләштерергә ярдәм итә, ә әгәр бу хезмәт эшчәнлеге икән, файдасы тагын да күбрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International