Лениногорск шәһәрендә мәшгульлек хезмәте юбилеена багышланган вакансияләр ярминкәсе узды

2021 елның 16 апреле, җомга

15 апрельдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулуга багышланган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада 13 эш бирүче катнашты. Эш эзләүчеләргә 70 эш урыны тәкъдим иттеләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы күләме, эш эзләүчеләргә карата таләпләр турында сөйләделәр.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 102 кеше килде, шуларның 24е эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итү өчен өстәмә әңгәмәгә юллама алды.

Шулай ук чарага килүчеләргә базада булган вакансияләр һәм вахта ысулы белән эшләү тәкъдим ителде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, «Россиядә эш» порталында эш эзләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International